Рәхәтләнеп уйнарга урын булды

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

Хәзер шәһәребезнең Гагарин урамы, 16нчы йорт ишегалдында башка йортлар көнләшерлек кече архитектура формалары – балаларга карусельләр, “таучык”лар, комда уйнау өчен урыннар барлыкка килде. Бу – баш предприятиесе “Лениногорскнефть” идарәсе булган 4нче территориаль җәмәгатьчелек советының балаларга бүләге.

Шәһәр йорт ишегалларында куелган уен мәйданчыклары мөһим урын булып тора. Бала өйдән чыккач, читкә китмичә шунда уйный ала. Ә яңа типтагы уен мәйданчыклары булса бигрәк тә яхшы, алар аны кызыктыра, үзенә тарта. Әнә Гагарин урамы, 16нчы йорт ишегалдында балалар да яратып, теләп, чыр-чу килеп уйный бит. 4нче ТОС үз карамагындагы йорт ишегалларын төзекләндергән. Бу йорттан тыш, тагын Ленинградская урамы, 35нче, Шашин урамы, 1нче йорт территориясендә дә яңа уен мәйданчыклары куйганнар. Барлыгы 15 данә кече архитектура формалары “Идал” җәмгыятенә тапшырылган. Мәйданчыкларны төзекләндерү шактый чыгымнар таләп итә, ә бу яктан 4нче ТОСка бәхет елмайган: баш предприятиесе – “Лениногорскнефть” идарәсе финанслау ягыннан булышкан. Гомумән, нефть һәм газ чыгару идарәсе һәрвакыт ТОС эшчәнлегендә ярдәмен күрсәтә. ТОСның вәкилләре, микрорайонда яшәүчеләр идарә җитәкчесе – Рафаил Нурмөхәммәтовка, “Татнефть” Компаниясе генераль директоры Наил Магановка таяныч һәм терәк булулары өчен рәхмәт әйтәбез, диләр.

Уен мәйданчыгын ачу тантанасында катнашкан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Ялаков әйтүенчә, мондый яңа төрдәге мәйданчыклар балаларда спорт күнекмәләре булдыра, интеллектуаль яктан үстерә. “Киләчәктә дә шәһәр ишегалларында төзекләндерү эшен дәвам итәрбез”, ди ул.

Балалар мәйданчыкта рәхәтләнеп уйнады, уен формаларының һәрберсендә булып чыктылар. Алар яннарына мультфильм герое “Маршал” килгәч, аны “ура” кычкырып каршы алдылар. Маршал бала-чага белән уеннар уйнады, аларның күңелен күрде. Киткәндә татлы күчтәнәч тә таратты әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International