Лениногорскида томан һәм яңгыр көтелә

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча Татарстанда 17 октябрьдә төнлә һәм көндез томан көтелә, күз күреме 500 метрдан артмаячак. Бу хакта  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юл хәрәкәтендә томанның куркыныч булуы турында кисәтә. Узып китү, каршы якка чыгу хәрәкәтләреннән сак булу сорала. Тизлекне киметеп, дистанцияне арттыру кирәк, юл –транспорт һәлакәтләренең күбесе алда барган транспорт белән килеп чыга. Тизлекне кинәт тормозга басмыйча, әкренләп киметү киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International