Безнең укучы яшьләрдән менә дигән фикер-тәкъдимнәр чыга, аларны да шәһәр һәм район проблемалары борчый. Әнә шундый инициатива күрсәтүче яшь укучылар бергә 2нче мәктәпкә җыелды, шәһәрдә яшь гражданнар форумы узды.
Анда шәһәр мәктәпләренең һәм балалар җәмәгать оешмаларының активистлары – йөздән артык укучы катнашты.
Бу көнне форумга җыелучылар өч төркемгә иллешәр кеше итеп бүленде, аннан соң тагын өч команда оешты. Һәр төркем аерым темалар буенча фикер йөртте. Темалар төрле иде: экологик, патриотик тәрбия, белем-фән, балалар-яшьләрне хокукый яклау, балалар матбугат чаралары, эшмәкәрлектә беренче адымнар һәм башкалар.
Бу көнне 600 дән артык фикер тыңланды. Форумда яңгыраган иң яхшы фикер-тәкъдимнәр резолюциягә керде. Ул исә шәһәр администрациясенә җибәреләчәк, анда карап расланганнан соң, ике ел дәвамында фикерләр гамәлгә керергә тиеш.
“Яшь гражданнар форумы” проекты ун ел дәвамында Казанда узды. Анда республика районнарыннан укучылар җыела иде. Быел бераз үзгәреш кертеп, Татарстан районнарында күчмә форум үткәрергә булганнар. Форум ике елга бер тапкыр уза. Анда 11 яшьтән 18 яшькә кадәр булган теләүчеләр катнаша ала.