Баланың дөньяга килүе – зур бәхет, ә инде игезәк балалар – икеләтә бәхет, бу зур бүләк. 2017 елның 10 октябрь аенда Лениногорск шәһәрендә Рамил Наиль улы һәм Венера Фәрит кызы Мустафиннар гаиләсендә игезәк балалар Динар һәм Данияр уллары туу куанычы булды. ГХАТ бүлеге белгечләре ата-анага туу турында таныклык тапшырганда нарасыйларны үстергәндә бер-берләренә зур терәк булуларын теләделәр. Ә инде балаларга әлбәттә, чын күңелдән, исәнлек-саулык һәм бәхет!