4 октябрьдә «Частник» операцииясе кысаларында Гостехнадзор идарәсенең Лениногорск бүлеге эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, трактор, юл-төзелеш һәм үзйөрешле машиналарны тикшерде. Рейд барышында 16 берәмлек техника тикшерелде, шуның өчесендә җитешсезлекләр табылды.