Шәһәрдә шимбә көнне ярминкә узды. Яңгыр явуга карамастан, халык килә, йөри, үзенә ошаган сыйфатлы азык-төлекне юнь бәядән алды.
Районыбызның аграр предприятиеләре күп итеп ит алып килгән, "Спартак агрофирмасы", "Сатурн-Урал", "Галимов Н", "Ленин", "Маркс" хуҗалыклары халыкка ит сатты,сыер итенең бәясе 250-280 сумнан иде. "Нәбиуллин Ф." фермер хуҗалыгы ат ите алып килгән.
Бәрәңгене дә машинага салып алып китеп бардылар. "Лениногорская агрофирмасы" 14 сумнан сатса, Свердловскидан килүчеләр бәясен 17 сум итеп куйган. Шулай да халык үзебезнекеләргә өстенлек бирде.
Шәхси хуҗалыклар гына аз иде. Кошчылык фабрикасы йомырка белән сәүдә итте.