Район башлыгы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне белән котлый

2017 елның 6 октябре, җомга

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агропромышленность комплексы һәм эшкәртү промышленносте эшчеләре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары!

Һөнәри бәйрәм – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм. Сез чын мәгънәсендә үз эшегезгә бирелгән, хезмәтегез һәм фидакарьлегегез башкаларда соклану уята.

Игенче-механизатор кулы белән чәчелгән орлыклардан, аларның уңганлыгы, хезмәт сөючәнлеге аркасында быелгысы елны мул уңыш җыйдык. Райондашлар сезнең белән горурлана. Моның өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәм.

Игенче, терлекче, авыл хуҗалыгы белгеченең хезмәт нәтиҗәсеннән безнең иртәгәсе көнгә ышаныч бәйле. Сезнең башлангыч, эшчәнлеккә бәйле аграр сектор икътисадында уңай үзгәрешләр булып тора.

Авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарына нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм, туган җирне яратуыгыз белән киләчәк буын өчен үрнәк күрсәтәсез.

Кадерле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Районның аграр тармак үсешенә керткән өлешегез өчен сезгә зур рәхмәт. Сез булганда өстәлләребез сый-нигъмәт белән тулы булыр. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә зур уңышлар, күңел күтәренкелеге, якыннарыгыз белән тыныч тормышта яшәвегезне телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International