Октябрьнең беренче атнасында район һәм шәһәрдә яшәүче җиде кеше юбилейларын билгеләп үтте.
Сугыш һәм тыл ветераны Бадыкова Мөхтәрәмә апага 95 яшь тулды. Ул Иске Шөгердә яши. Шәәһәрдә яшәүче Евтухова Анна Семеновнага туксан тулды. Ул тыл хезмәткәре. Сөләйманова Мөкәрәмә Саяровнаның да юбилее, ул сугышлыда туып үскән, хәзер шәһәрдә яши. Тагын бер юбиляр - Трошихина Анастасия Григорьевна 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады, бүләк һәәәм Президент В.Путинның Котлау хатын тапшырды.