Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее Картлар йортында булды

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Шәһәрнең Туган якны өйрәнү музее халыкка хезмәт күрсәтү чикләрен киңәйтә, шушы көннәрдә алар Лениногорск Картлар һәм инвалидлар йортында булды.

Музей хезмәткәрләре алар янына күргзәмә белән килде. Күргәзмә Татарстан рәссамнарының Лениногорск районы турында ясаган картиналарыннан торды. Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр шундый матур картиналарны сокланып, кызыксынып карады. Кайберәүләре әлеге рәсемнәр аша яшьлеген искә төшерде, икенчеләре туган якның табигате белән горурланды. Өлкәннәр бергәләшеп тәэсирләре белән дә уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International