Шушы көннәрдә тимер юл аша чыгу юлларын тикшерделәр, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.
Алар бездә – дүртәү, берсе шәһәрдә һәм өчесе районда урнашкан.
Тимер юл кичүләрен елга ике тапкыр тикшерәләр, бу юлы да тавыш сигнализациясе, шлагбаумнар төзеклегенә,юл билгеләренә игътибар иткәннәр. Җитешсезлекләр турында актлар төзелеп, баланс тотучыларга җибәрелгән.