Лениногорскилылар “РИТЭК” конкурсы җиңүчеләре булды

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Күптән түгел Казанда “Пирамида” комплексында социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Алар арасында лениногорскилылар да бар.

Безнең районнан “Экология” номинациясендә Балалар иҗат йорты белгече, проектның җитәкчесе Ирина Кушилкова җиңүче булды. Грант акчасы иҗат йортында экологик лаборатория ясау өчен тотылачак.

“Мәдәният һәм рухият” номинациясендә Лениногорск шәһәр Советы – проектның җитәкчесе, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова җиңде. Грант акчасы шәһәрдәге “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы үсеше өчен тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International