Район һәм шәһәр почта бүлекчәләре “Игелеклелек агачы” хәйрия акциясенә кушылды.
Аның барышында почта бүлекчәсенә килгән һәркем игелекле эш башкара – балалар йортлары, ветераннар һәм өлкәннәр өчен газет-журналларга язылып бүләк итә ала. Лениногорскилылар актив катнашырлар, дип ышанып калабыз. Тулырак мәгълүматны почта бүлекчәләреннән белешегез.