Лениногорскилылар 22 сентябрь көнне “Эшкә – велосипедта” гомумроссия акциясенә кушыла ала.
Бу көнне машиналарны куеп торып, велосипедка утырып эшкә барырга мөмкин. Әлеге акция берничә ел рәттән үткәрелә, бу юлы да лениногорскилылар теләп катнашыр. Чараның уңай яклары күп: сәламәтлеккә файдалы, экология пычранмый, ягулык та янга кала.