Күптән түгел шәһәр һәм район мәктәпләрендә Бердәм мәдәни дәрес узды, дип хәбәр итә Үзәк китапханә.
Әлеге дәресләрдә 3 мең 758 укучыга “Мәдәни көндәлек” тапшырылды. Үзәк китапханә челтәрләре дә әлеге чара актив кушылды, мәсәлән, балалар китапханәсе кунакка 2нче мәктәпнең 1”Б” сыйныфын кунакка чакырып, Татарстан мәдәнияте тарихы буйлап сәяхәт иттеләр. Куакбаш, Шөгер, Урмышлы, Түбән Чыршылы, имәш, Сарабиккол, Зәй-Каратай, 2нче, 3нче филиал китапханәләре дә укучылар белән викториналар, туган як сәгатьләре уздырды.