Электр җиһазларын монтажлау таләпләрен бозу - янгынга китергән

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

17 сентябрь көнне бердәм ярдәм хезмәте телефонына шәһәрнең Шевченко урамы 45 йортта янгын чыгу турында хәбәр керә. Бу хәл иртән 03 :23 сәгатьтә була.

Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы ала һәм өй эчендә  олы яшьтәге йорт хуҗасы булуы турында әйтә.

Ул вакытта йорт түбәсен ут камап алган була.

Янгын сүндерүчеләр өй эченнән йорт хуҗасын алып чыга (аның тәне пешкән була) һәм медиклар кулына тапшыралар.

22 минут эчендә янгынны тулаем сүндерәләр. Ут 30 кв.метрга зыян салган, өйнең түбәсе янып беткән.

Беренчел фаразларга караганда, янгын чыгу сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау таләпләрен бозу, дип хәбәр итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International