Лениногорскида «Частник” операциясе бара

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Лениногорск районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге “Частник” операциясе башлануы турында хәбәр итә.

Ул 18 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чорда шәхси кешеләрнең, фермер хуҗалыкларының трактор һәм үзйөрешле машиналарның дәүләт теркәве кагыйдәләре үтәлүен, механизаторның йөртүгә рөхсәте барлыгы тикшереләчәк. Рейдта Гостехнадзор һәм юл иминлеге инспекциясе инспекторлары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International