Лениногорскида китапханә хезмәткәрләре кызыклы чара уздырды

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорскиның Үзәк китапханә хезмәткәрләре ачык һавада "Табигатьнең мәңгелек матурлыгы" дигән шигъри сәгать үткәрде.

Акция шәһәребезнең яңартылган Юбилейный паркында узды.

Ул көнне Александр Пушкин, Иван Бунин, Фёдор Тютчев, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан шигырьләре рус һәм татар телләрендә  яңгырады.

Шәһәребез шагыйрьләре Марат Мавлин, Николай Казаков, Ольга Фёдорова чыгышлары чараның бизәге булды.

Биредә буккроссинг та оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International