Лениногорск мәшгульлек үзәге белгечләре укучыларга һөнәри юнәлеш бирү максатында тестлар үткәрәчәк, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.
Бу эш "Логос" психологик үзәге белән берлектә, район һәм шәһәр мәктәбе укучылары арасында башкарылачак. Шулай итеп, сентябрьдән декабрьгә кадәр сигез-унберенче сыйныфларда укучы 442 укучысы күңелләренә якын булган һөнәрне ачыклаячак.