Лениногорск “Нефтяник” спорт мәктәбе – республика конкурсында җиңүче

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Күптән түгел республика хоккей мәктәпләре арасында 2016-2017 ел сезоны буенча смотр-конкурс нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Лениногорскидагы алкалы хоккей буенча “Нефтяник” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 60 меңнән артык халкы булган республика шәһәрләре арасында эшчәнлеген иң яхшы алып барганы өчен өченче урынга лаек булды.

Россиядә хоккейның 70 еллыгы уңаеннан “Нефтяник” хоккей мәктәбенең директоры А.Линевич, директор урынбасарлары А.Галимов, С.Сучков, өлкән тренер-укытучы С.Плохов, “Сокол” клубы педагог-организаторы Г.Пименовка грамоталар һәм бүләкләр тапшырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International