Лениногорск яшьләре активы мәктәбе кысаларында, "Вижу, слышу, говорю" темасына түгәрәк өстәл үтте. Ул коррупциягә каршы көрәш темасына багышланган иде. Анда шәһәр прокуроры Петр Гринь, коррупция мәсьәләләре буенда район башлыгы ярдәмчесе Илдар Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.