Ис газы (угарный газ) янган продуктның иң агулы компоненты булып тора. Аның белән агулану үлемгә китерергә мөмкин.
Ис газының исе, төсе, тәме юк, агулануын кеше белмәскә дә мөмкин. Сулыш юлы аша организмга кереп, үпкәләр аша ул кан системасына керә, гемоглобин белән кушыла. Нәтиҗәдә кан тән тукымасына кислород алып килү үзлеген югалта: беренче чиратта баш мие зыян күрә, башка органнарның зыян күрүе дә бик мөмкин.
Бер җирдә булган кешеләрнең үзләрен начар хис итүләре – ис газы белән агулануга шик тудырырга тиеш. Ә беренче билгесе- күзнең начар күрә башлавы, начар ишетү, баш авырту, әйләнү, уйлау сәләтенең һәм хәрәкәтнең акырынаюы. Әгәр үзегездә шундый билгеләр сизсәгез, тиз арада бинадан саф һавага чыгарга кирәк.
Беренче ярдәм тиз күрсәтелергә тиеш:
Җиңелчә агуланган очракта, зыян күрүчегә чәй, кофе эчерергә, нашатыр спирты иснәтергә кирәк.
Көчле булганда, саф һавага алып чыгарга кирәк. Әгәр кеше аңсыз булса, аны уң ягына яткырырыгыз, бу очракта сулыш юллары чистара. Тиз арада табиб чакыртырга кирәк.
Ис газы белән ничек агуланмаска:
1.Бары тик төзек җиһазлардан гына файдаланыгыз. Мичтәге ярыклар, төтен юлының тыгылган булуы һәм башка вак-төяк куркыныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин.
2. Вентиляция яхшы булырга тиеш. Җылыту өчен газ плитәсен куллансагыз, ис газы белән агулану бик мөмкин.
3. Мичтәге күмер янып бетмичә, морҗаны япмагыз.
4. Автолюбитель сөючеләр, двигатель эшләп торганда, гаражда тормагыз.