Лениногорскилыны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Лениногорскида яшәүче тыл хезмәтчәне Анна Васильевна Харькевич үзенең зур юбилеен-90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

90 яше тулганнарны котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшыру күптән күркәм традициягә әйләнде. Анна Васильевнаны да олы юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тәбрикләде һәм изге теләкләрен юллады. Марий Эл Республикасында дөньяга килгән Анна Васильевна Лениногорскига 1954 елда гаиләсе белән күченә. 1964 елдан 1984 елга кадәр Мәдәният сараенда җыештыручы булып эшли. Егерме ел армый-талмый хезмәт куйган ветеранны котларга Мәдәният Сарае директоры Флера Төхватова, “Лениногорскнефть” идарәсенең ветераннар советы рәисе Миншакир Нуриев та килгәннәр иде. Алар Анна Васильевнага бәрәкәтле озын гомер теләп, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International