Көннәр салкынайту белән, халык җылыту приборларыннан файдалана башлый. Ә алар янгын куркынычын китереп чыгара. Электр челтәрләренә дә йөкләнеш шактый. Шуңа янгын куркынычы кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәк, дип хәбәр итә янгын күзәтчелеге бүлеге. Ул-бу була калса, 01, 101 телефоннарына шалтыратып хәбәр итегез.