Районыбыз авылларында Корбан ашы мәҗлесләре узып тора. Беренчеләрдән булып Иске Шөгер, Зәй-Каратай, Бәкер, Шөгер, Түбән Чыршылыда узды.
Әлеге мәҗлесләр Ислам динен ныгыта, бер-береңә карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияли, татар халык традицияләрен сакларга булыша, дип хәбәр итәләр “Ихлас” мәчетеннән.