3 сентябрьдә "Яшьлек" стадионында үтте ул. Казанның "Мирас" кызлар командасы белән Лениногорскиның "Юность" командасы уйнады. Матчның күпчелек өлеше 1:1 исәбе белән барды. Матчтан соңгы пенальти вакытында казанлыларга "бәхет" елмайды, кубокны алар яулады. Шулай итеп, республика кубогы Казанга китте.