Шәһәр һәм район мәктәпләрендә 1 сентябрь көнендә янгын сүндерү күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре куркынычсызлык буенча дәресләр үткәрде, дип хәбәр итә бүлек инспекторы Андрей Галилеев.
Әлеге дәресләрдә хезмәткәрләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү турында сөйләде, бәла-каза вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында мәгълүмат бирде. Мәгариф идарәсе планы буенча алга таба да барлык мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы буенча практик дәресләр үтәчәк, эвакуация буенча өйрәнү дәресләре уздыру, фильмнар карау күздә тотыла.