Яңалыклар

 Язгы өмәләр

   Һәр ел, җирләр кардан ачылгач, апрель-май айларында авыл территориясен чүп-чардан, корыган агач, коелган яфраклардан чистарту  эшләре алып барыла. Быел да төрле учреждение хезмәткәрләре, укучылар, авылда яшәүче һәркем бу эшкә актив  катнаша.

   29 апрель, 6 май көнне авылда гомуми өмәләр уздырылды. Моннан тыш Карпый, Иваш, Мәктәп һәм Тәрле чишмәләрдә   чистарту эшләре башкарылды.

   7 май көнне Кузьминовка авылы халкы җыелып   зиратта, авыл клубы тирәсендә  зур өмә оештырдылар.

 

 

 

 


Качману (Крещение)

18 нче январьдән 19ына каршы төндә Архангел Михаил храмы настоятеле иерей Константин  “Тәреле чишмә”дә суны аруландырды. Чишмәгә авылдашлар әз килсә дә, тирә-як авыллардан килүчеләр байтак иде. Җаннарны  сафландыручы, тәннәрне тазартучы, ризыкны тәмләндерүче аруландырылган суны өч көн алырга була әле. Бу төндә дә, аннан соң да суга чумып, җан-тәннәренә сихәт алучылар күп булды.

   

 


“Йөзек  салу” йоласы

       Раштуадан (Рождество)   Качмануга (Крещение) кадәр  Нардуган бәйрәмнәре дәвам итә. Быел да яшьләр өйдән-өйгә йөреп авылга бәйрәм төсе керттеләр.  Ә 13 январь кичендэ  авыл мәдәният йортына ансамбльгә йөрүчеләр йөзек  салырга дәштеләр.

       Сәхнәдә инде ансамбль бу йоланы уйнап күрсәткән иде берничә ел элек. Бу йола  безгә әби-бабайлардан калган, Анда аулак өйләрдә уйналынган  төрле уеннар уйналган, нардуганнар кергән. Йөзек салу өчен 3 кеше суга барган(кемдер  гаиләдәге баш,  кайсы уртанчы, кемдер төпчек булырга тиеш ).Суга барганда да, кайтканда да сөйләшмәскә, суның өстен бистәр(сөлге) белән каплап кайтырга. Бер кеше йөзек салдыручы  итеп сайлана, йөзекләрне җыеп алып суга салып әйләндерә, бер йөзекне ала, җыелганнар җыру әйтә. Җыру беткәч , кулындагы йөзеген чиләктән алып “Кемнең йөзеге?” дип сорап хуҗасына тапшыра, җыру да шул кешегә атап җырланылган була. Йөзекләр хуҗаларына тапшырылып бетергәч, суны чыгарып түгәләр. Чиләктәге акчаларның төшүе буенча елның ничек киләсен дә юраганнар.

     


7 январь- Раштуа бәйрәме

       Традицион Раштуа бәйрәменә театр түгәрәгенә йөрүче балалар быел да бик тырышып әзерләнгәннәр. " Рождественский подарок" дип аталган шигьри-музыкаль композиция күрсәттеләр. Аннан бәйрәмгә жыелган балалар чыршы янында төрле уеннар уйнадылар. Алар өчен лотерея уены да оештырылды. Авылыбыз храмы балаларга, бәйрәмгә жыелган өлкәннәргә тәмле күчтәнәчләр өләште.

     


Яңа елны  каршылап

         Балалар бакчасында Яңа елга бик тырышып әзерләнәләр: ишегалдында Кыш бабай белән Кар Кызы, әкият геройлары ясалган, бүлмәдә уенчыклар ясыйлар.

Мәктәп тә матур итеп бизәлә: тәрәзләрдә төрле бизәкләр, класслар матур бизәлгән. Федотовка мәдәният йорты да бик матур, тырышканнар кызлар.Кузьминовка авыл клубында да әзерлек сизелә.Администрация бинасы да бизәлгән.Хоккей корты янына чыршы куелган, мәдәният йорт каршындагысы да бизәлгән.Аларда караңгыда төрле-төрле утлар яна.

           


Федотовкага Кыш бабай килде

28 декабрьдә авыл урамнарында гармун, җиз кыңгырау тавышы ишетелде.Бу  бизәлгән атларга утырып Кыш бабай йөри икән!. Балаларны, әби-бабайларны өйләренә кереп тә котлады.

         Аннан фермада эшләүчеләрне котларга килде. Сыер савучы, бозау караучы, терлекчеләргә бүләкләр өләште. Наил Гусманович, Михаил Иванович, Валентина Павлова якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Төрле уеннарда катнашып та бүләкләр алдылар терлекчеләр.

      


Медальләр тапшыру

3 нче апрель көнне Федотовка авылы китапханәсендә “Бөек Җиңүгә 70 ел “ юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды.
Мәктәп укучылары тыл хезмәтчәннәрен, сугыш ветеранына шигырь-җырларын бүләк иттеләр.

Ленин исемендәге хуҗалык рәисе Наил Госман улы Галимов сугыш чорында фидакарь хезмәт итүчеләргә Бөек Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык, озын гомер теләде.



Мәктәп директоры Маһиҗан Шаһит улы Габдуллин «Солдатлар», «Кайту» дигән җырларын күнелләргә үтеп керердәй, күзләрдән яшьләр китерердәй итеп башкарды


Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Васильевич Друк Бөек Ватан сугышы ветераны Трофимов Василий Афанасьевичка медаль, бүләк-сувенир, азык-төлек наборы бүләк итте



Тыл хезмәтчәннәре Трофимова Анна Трофимовна,


Трофимова Варвара, Григорьева Зинаида, Корнилов Андрей да район башлыгы исеменнән медаль һәм азык-төлек наборлары кабул итеп алдылар.


Җыелганнарны авылның ветераннар советы рәисе Люция Ильина да котлады, ул юбилейлар уңаеннан үзе язган шигырен сөйләде.



Сугыш һәм тыл ветераннары мул итеп әзерләнгән өстәл артында бәйрәмне дәвам иттеләр.






Тантанага килә алмаган сугыш ветераны Трофимов Иван Спиридоновичка, тыл хезмәтчәннәренә бүләкләрне өйдән-өйгә авыл башлыгы Валентина Павлова , урынбасары Степанова Любовь, Ильина Л.В. , мәктәп директоры, укучылар таратып йөрде.



 

Күңелле бәйрәм
 
7 мартта Ленин исемендәге күмәк хуҗалыкның ферма территориясендә маллар авазына җыр-музыка , уен-кѳлке тавышлары да кушылды. Бу кѳнне хуҗалыкның профсоюз оешмасы Һәм Федотовка авылы җирлеге башкарма комитеты 8 нче Март халыкара хатын-кызлар кѳненә багышланган бәйрәм оештырды.Ферма ишегалдында сый-нигъмәт белән тулы ѳстәл әзерләнде, бер кырыйда ир-атлар шашлык кыздырды, самовар кайнап торды.
Бәйрәмне директорыбыз Наил Галимов ачып, бәйрәм белән котлады, һәрберебезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете,эшебездә уңышлар теләде. Бозау караучы Мария Шарипова ѳчен икеләтә бәйрәм. Бу кѳннәрдә ул 50 яшьлек матур юбилеен үткәрә.Аңа районнан бирелгән Мактау кәгазе, чәчәкләр тапшырылды. Җыелганнарны язның беренче бәйрәме белән Ленин җәмгыятенең баш зоотехнигы Ильдус Бигманов, профсоюз оешмасы җитәкчесе Михаил Карпов, авыл җирлеге башлыгы Валентина Павлова да котлады. Шашлык ашап, кайнар чәй эчкәч уеннар башланды: кашыкка йомырка куеп йѳгерү,калак белән су ташу,капчык киеп йѳгерү… Бозау караучылар сыер савучыларны аркан тартышу уенында җиңделәр, гер күтәрүдә сыер савучы Павлова Зульфия беренче булды. Хатын-кызларны котлау ѳчен мәктәп директоры Маһиҗан Габдуллин да килгән иде, ул үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Үзе белән һава мылтыгы алып килгән ,мишеньнәр куеп ату ярышы оештырды. Бу ярышта бозау караучы Абросимова Татьяна иң күп очко җыйды. Бию ярышында сыер савучы Ильдебенева Таня белән хужалыкның баш экономисты Трофимов Владимир ламбада биеп, 1 нче урынны алдылар. Башка уеннарда да терлекче хатын-кызларыбыз бик актив катнаштылар, уңган-булганлыкларын күрсәттеләр, рәхәтләнеп күңел ачтылар, ял иттеләр.
Бәйрәмнең азагында, җиңүчеләрне атап, бүләкләр тапшырыр вакыт җиткәч, “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Башлыгы Рәгать Галиәгъзам улы Хѳсәенов, "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты Наил Ринат улы Залаковлар килде. Алар хѳрмәтле гүзәл затларыбызны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәмнән бар кеше дә зур канәгатьләнү хисе алып таралышты. Оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтеп, терлекчеләребез кичке эшләренә кереште.

 
 



Федотовка үзешчәннәре – Чыршылыда
 
6 нчы мартта үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Түбән Чыршылы мәдәният йортында Данил Салиховның “Өзелгән йөзем” әсәре буенча эшләнгән спектакль күрсәттеләр. Тамашачы артистларыбызны җылы каршы алды, чыгышларын көчле алкышларга күмде.
 


Юбилейлар парады

 
Район күләмендәге «Юбилейлар парады» бәйгесе кысаларында 3 нче март кѳнне мәдәният йортында авыл үзешчәннәре чыгыш ясады. Солдатка озату, кич утыру күренешләрендә керәшен халкының гореф- гадәтләре чагылдырылды. Мәктәп директоры Маһиҗан Габдуллинның «Кайту» , Федорова Нина белән парлап җырлаган «Син кайтмадың» җырларын халык күз яшьләрен сѳртеп тыңлады. Лениногорскның 60 еллык юбилеена Людмила Аланлы(Янеева) махсус җыр язып, шуны тәкъдим итте. Васильева Виктория нефтьчеләргә багышлап шигырь сѳйләде. Район мәдәният идарәсе, үзәк китапханә вәкилләреннән торган жюри әгъзаларына да тамаша ошады, югары бәяләделәр.

 



Язның беренче бәйрәме
 
3 нче мартта авыл мәдәният йортында « Тормыш яме –әнкәй, хатын кыз» дигән кичәдә әниләрен, әбиләрен, укытучы апаларын укучылар котлады, залда утыручы хатын-кызларга үз куллары белән ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр. Тамашачыларга Маһиҗан Габдуллин, Людмила Янеева, Равил Гыйматдинов, Нина һәм Виталий Федоровлар моңлы җырларын бүләк иттеләр. Ветераннар Советы рәисе Люция Ильина Муса Җәлилнең «Яшь ана» шигырен сѳйләде, җырлады да, биеде дә. Бәйрәм кичәсе бик күңелле узды.
6 нчы мартта мәктәптә «Ягез әле, кызлар» бәйгесе үткәрелде . Кызлар күп тѳрле конкурсларда катнашып, осталыкларын күрсәттеләр.
7 нче мартта терлекче хатын-кызлар ѳчен бәйрәм оештырылды .

23 февраль- Ватанны саклаучылар кѳне

Бѳек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар күп үткәрелә авылыбызда. 22 февраль кѳнне авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар кѳне уңаеннан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Данил Салиховның « Ѳзелгән йѳзем» әсәрен сәхнәләштерделәр. Рольләрне башкардылар: сугыш ветераны Сәлимгәрәй- мәктәп директоры- Магизян Габдуллин, аның күршесе Сәүбән- Виталий Федоров, колхоз рәисе- Тәүфыйк- Әлмәт политехника техникумы студенты Сергей Григорьев, Сәлимгәрәйнең яшь чагы- Лениногорск нефть техникумы студенты Станислав Павлов, аның хатыны Мәмдүдә- Лениногорск нефть техникумы студенты Валерия Петрова, Мәрьям- сугышта Сәлимгәрәйнең гомерен саклап калган медсестра кыз – балалар бакчасы тәрбиячесе Юлия Афанасьева, Сәүбәннең яшь чагы- Әлмәт политехника техникумы студенты Артур Васильев, күрше карчыгы Саҗидә – 12 нче лицейның татар теле укытучысы Нина Федорова. Артистлар үз рольләрен тырышып, бик оста уйнадылар, образларны ачып бирә алдылар. Тамашачы спектакль буе күз яшьләрен сѳртеп утырды, азактан гѳрләтеп кул чаптылар.




 
«Сулдырмагыз Сәрби чәчәген”


7 нче февральдә авыл мәдәният йортында Рәшит Шиһапов исемендәге халык театры артистлары Рәйсә Ишморатова әсәре буенча әзерләнгән “Сулдырмагыз Сәрби чәчәген” дигән спектакль куйды. Тамаша сугышта хәбәрсез югалган ирен көтеп , улын ялгызы тәрбияләп зур кеше иткән Сәрби әби турында иде. Бу рольне, күзләрдән яшьләр китерерлек оста итеп театрның режиссеры Мәдинә апа Сафиуллина башкарды. Сәрби әби үз нигезендә улы гаиләсе белән яши, ләкин иркен, зур өйдә әбигә бары тик тәрәзәсез, кечкенә генә бер почмак тигән.Улы, килене гел эштә, аларның әниләре белән сөйләшергә дә, аны тәрбияләргә дә вакытлары юк.Әбинең сердәшчесе, ярдәмчесе аның яраткан оныгы . Онык ролен 12 нче лицейның 6 нчы сыйныф укучысы Руслан Габидуллин башкарды. Үз ролен бик тырышып, килештереп уйнады.
Спектакльдә уйнаучылар – төрле һөнәр ияләре: балалар бакчасында, нефть тармагында эшләүчеләр дә бар. Төрлесе- төрле эш башкаруларына да карамастан сәхнәдә бик оста уйнадылар, тамашачылар хөрмәтен казандылар.

 
 


“Сүнмәс ялкын”- Федотовкада
 
Авыл җыены алдыннан тамашачыларга зур концерт күрсәтелде. Сәхнәдә район мәдәният йорты каршында Равил Гыйматдинов җитәкчелегендә эшләп килүче “Сүнмәс ялкын” ансамбле чыгыш ясады. Йөрәкләргә үтеп керердәй моңлы , күңелне күтәрердәй шаян җырларны, дәртле биюләрне халык көчле алкышларга күмде.

 


2014 нче елда башкарылган эшләргә анализ
 
2015 елның 4 февралендә Федотовка мәдәният йортында халык җыены узды. Җыенда Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Ринат улы Залаков, шәһәр прокуроры Гринь П.М., Ленин исемендәге җаваплылыгы чикләнгән оешма җитәкчесе Галимов Н.Г., районның төрле оешма вәкилләре катнашты. Авыл башлыгы Павлова В.И. 2014 нче елда башкарылган эшләргә анализ ясады, 2014 нче елга билгеләгән бурычлар, планнар белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Михайленко П.С. 2014 нче ел йомгаклары буенча информация җиткерде. Күтәрелгән сораулар протоколга кертелде, алар буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк.


 
Күркәм юбилей

Федотовка авылының иң өлкән кешесе – Васильева Федора Григорьевнага 2015 нче елның 20нче январендә 95 яшь тулды. Ул шушы авылда туып үскән,эшләгән, гомер иткән. Ул бүгенге көнгәчә үз өендә яши, тик быел гына кыш айларында кызы Анна гаиләсе тәрбиясендә. Көннәр язга авышкач үз өенә менәчәк. Ул бугенге тормышыннан бик канәгать, балаларының, туганнарының якын күреп котлауларын кабул итеп, һәрберсенә рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмый.Федора әбиебез иманнарны күбесен яттан белә, керәшен җыруларын да онытмый, шигырьләр дә иҗат итә.Аның шигырьләре “Туганайлар”да басылып та чыккан. Федора әбидән Ходай зирәклекне дә, матурлыкны да, саулыкны да, сабырлыкны да кызганмаган.Аның кебек чиста күңелле, якты йөзле кешеләр сирәктер. Киләчәктә дә саулыкка туенып, тыныч таңнар каршыларга, җан тынычлыгы, иман байлыгы, күңел күтәренкелеге белән яшәргә язсын.

 
Качману

Качману бәйрәме 19 нчы январьда Нардуган беткәч уза. Бу көнне Иисус Христос Иордан суыннан Иоанн пәйгамбәр тарафыннан чумылдырылган була. Бәйрәм итү шуннан килә.Һәр елны 18еннән 19гына каршы төндә кешеләр банка, бидоннар тотып чишмәләргә бара. Авылыбызда “Тәреле чишмә” тәзекләндергәннән соң, инде икенче ел Архангел Михаил храмы настоятеле иерей Константин мондагы суны аруландыра. Чишмәгә авылдашлар гына түгел, күрше Иске Куак, М. Карамалка, Әлмәт районы Кәләй авылларыннан, Самара өлкәсеннән дә җаннарны сафландыручы, тәннәрне тазартучы, ризыкны тәмләндерүче аруландырылган суга киләләр. Сыйфаты буенча Качману суына тиң су юк. Үзенең сафлыгын ул ел буе саклый. Бу төндә теләүчеләр, суга чумып, җазыкларыннан арындылар.

 
Күңелләрне яктыртучы Рождество

Рождество дулкынланып көтеп ала торган бәйрәмнәребезнең берсе.Балалар бу бәйрәмгә каникул буе әзерләнделәр: шигырь ятладылар, җыр өйрәнделәр. Бәйрәм авыл мәдәният йортында, 11 нче январьдә үткәрелде. Монда теләге булган һәр кеше катнаша алды. Бәйрәмне ветераннар советы рәисе Ильина Л.В. ачып, килүчеләрне котлады. Кыш бабай белән КарКызы да килде, балалар шигырьләр сөйләделәр, Нина һәм Виталий Федоровлар моңлы җырларын бүләк итте, төрле уеннан оештырылды.Һәрвакыттагыча быел да балалар көче белән әзерләнгән спектакль – бәйрәмнең төп вакыйгасы булды, “Вифлеем төне” дип аталган күренеш иде ул. Балалар чыгышыннан соң Архангел Михаил храмы настоятеле иерей Константин биредәгеләрне сәламләп, бәйрәм белән котлады, Ходай кушканны үтәргә омтылучы һәрбарчабызны киң күңелле, ярдәмчел булырга чакырды. Священник кулыннан алган Рождество бүләкләренә балалар шатланып туя алмады. Мондый кичәләр балаларның талантларын ачып кына калмыйча, алар үскән семҗяларны рухи яктан бер-берсенә якынайта, христианнар тормышындагы дини бәйрәмнәрнең яктылыгын, нурын тоярга, йөрәк аша кабул итәргә мөмкинлек бирә.




 
Нардуган

«Нардуган» йөрүләре Рождестводан башлап Качмануга кадэр дәвам итә.Җоласына туры китереп Федотовка авыл яшьләре дә бәйрәм итә бу атнаны. Бу көннәрдә ясанып йөрү генә түгел, бер-береңне карда аунату, көрткә төртеп егу да гаеп саналмый. Әби-бабайлар яшьләргә карап шатланып туялмыйлар, өйдән-өйгә йөргән нардуганнарга йолаларны саклап торулары өчен рәхмәтләрен әйтәләр.
Нардуганым нар булсын,
Эче тулы нур булсын.
Нардуганны уйнаганның
Гомере озын булсын.

 
 
Яңа елга аяк басканда

Яңа ел бәйрәмнәре өлкәннәрнең дә, балаларның да көтеп алган бәйрәмнәреннән берсе.
Федотовка авылына Кыш бабай белән Кар Кызы декабрь азагына килеп тә җиттеләр: өйдән-өйгә йөреп якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар, бүләкләр өләштеләр.





Кыш бабай фермад да булды. Терлекчеләрне профсоюз рәисе, колхоз председателе, авыл башлыгы котладылар, бүләкләр тапшырдылар.



Яңа ел бәйрәмнәре балал бакчасында , мәктәптә дә үткәрелде.


29 декабрьдә традицион бал-маскарадлар Кузьминовка авыл клубында,


Федотовка мәдәният йортында да узды. Үзешчән сәнгатьтә каташучылар тамашачылар күңеленә хуш килерлек концерт программасы эзерләгәннәр .



Концерттан соң лотерея уеннары оештырылды.
1 приз – мультиварка Григорьев А. отты, 2 призны - кер үтүкләү тактасын Климашов Ю, 3 приз- одеяла Семенова Диана. Башка файдалы призлар да әз түгел иде : салам тюгы Зайцев С, фураж Григорьева Д, печән орлыгы Ильина С.эләкте.
Башка елларга караганда тамашачылар да күбрәк җыелды быелгы бәйрәмгә.

 
 

Федотовка авылында Яңа елга әзерлек
 
Иң беренчеләрдән булып эшкә балалар бакчасындагылар тотынды, монда кунакка Кыш бабай белән Кар кызы яшел чыршы алып килгәннәр, ел символы Кәҗә, былтыргы ел Аты, Кар Бабай, балалар шуар өчен тау да бар.

  



Мәктәптә дә фигуралар ясала, әлегә эш төгәлләнмәгән

 



Административ бина фойесына чыршы урнаштырдык, бизәдек.

  

Бина каршысына Кыш бабай белән Кар Кызы килгән

 

 



Җинү тавы калкып чыккан, 1945-2015
 

Сукмак буйлап “Хуш киләсең, Яңа ел!”, “Бәйрәм белән, дуслар!” дип язылган



Баганага “Яңа 2015 нче ел белән!” дип флажоклар эленгән, бина каршысында елкаларда, тәрәзләрдә кичләрен бик күп торле төсле лампочкалар, гирляндалар балкый.



Бина каршысында Әкият почмагы ясалган: Кәҗә каршы ала,мичтэ чүлмәктә ботка пешә, мич башында 7 кәҗә бәтие, аларны эт саклый, бакчасында виноградлар, диванда алдагы еллар символлары “ял” итә.

 

 


Мәдәният йорты каршында төп чыршы бизәлде, аны кичләрен 240 лампалы 4 гирлянда яктырта.



Г.Тукайның “Гали белән Кәҗә” шигыренә композиция, арткы планда мультфильм геройлары, смешариклар.

 

 

 


Авыл көне

 
21 ноябрь- Федотовка авылы көне. Архангел Михаил храмында бу көнне зур келәү уздырылды, мул табын әзерләп килүчеләрне сыйладылар.
22 ноябрь көнне авыл мәдәният йортында “Кәләем” фольклор ансамбле концерт куйды. Крәшен җырлары, татар халык җырлары, дәртле биюләр, юмористик миниатюралар тамашачылар күңеленә хуш килде.Бәйрәм көннәрендә үткән бу концерт авылдашларга зур бүләк булды.


 

 

 

 


 

 

 

Классташлар очрашуы

 

 

30 нчы октябрьдә авыл мәктәбендә классташлар очрашты. Алар 10 нчы классны 55 ел элек тәмамлаганнар. Аның тѳп кунагы- авылдашыбыз,Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим. Очрашуга беренче укытучылары Анна Порфирьевна да килгән иде.Очрашуга кайтучылар мәктәп музеенда булдылар,мәктәп елларын искә тѳшерделәр. Укучылар язучыга сораулар бирделәр, Людмила Аланлы матур җырларын бүләк итте.

  

 

 

 

 


 

 

 

 

Күңелләре һаман яшь.
 

Октябрь ае җитү белән өлкәннәр декадасы башлана, аларны хөрмәтләү йөзенннән төрле игелекле эшләр старт ала.Һәр ел традициясен дәвам итеп 70 тән узган әби-бабайларыбызга бүләкләр өләштек быел да
1 нче октябрь көнне өлкәннәребезне мәдәният йортына бәйрәмгә чакырдык. Алар өчен укучылар”Кадерле безгә сез” дигән концерт программасы әзерләделәр: җырладылар, биеделәр, спектакль күрсәттеләр.
Әби-бабаларыбыз өчен мул өстәл табыны әзерләнгән иде.Бәйрәи кичәсенә кунак итеп чакырылган өлкәннәребез монда үзләре үк хуҗа булды: җырлашып, тормыштагы кызык хәлләрне сөйләшеп, үткәннәрне искә алып утырдылар. Яшьләре олы булса да, күңелләре һаман унсигездә икән әле аларның.
Кадерле кешеләребез бәйрәмнән һәрвакыттагыча кәнәгать киттеләр. Шундый кичәләре белән өлкәннәрне олылаган авыл башлыгы Павлова Валентинага, мәдәният хезмәткәрләренә, күңелсезләнеп утырырга ирек бирмәүче Виталий Федоровка рәхмәтләрен әйтттеләр.
Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрчак бер-беребезне сөендереп, кадерләп, аралашып яшик!

 

 

 

 

 

 


 

 

Урып-җыю 2014


Август аенда урып-җыю чорының иң кызган чагы: кырдан икмәк кайта, терлек азыгы эзерләнә

 

 


 

 

 

 

Семинар-киңәшмә

 

 

 

21 августта Ленин исемендәге җаваплылыгы чикләнгән оешманың терлекчелек фермасында семинар –киңәшмә үткәрелде. Семинарда район башлыгы Хусаинов Р.Г., районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Шаймарданов И.А., башка белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә терлекләрне ашату, дәвалау, кышка биналарны эзерләү турында сүз барды.

 

 

 

 


 

 

 

Питрау - 2014


Питрау- җәйге бәйрәм, ул июльнең 12 сендә үткәрелә. Быел 15 нче тапкыр Җөри авылының Тырлау аланы кунакларны бәйрәмгә кабул итте. Безнең авылның “Аланлык” ансамбле дә барды, Питрау сәхнәсендә чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнде.

  

 

 

 

 


 

 

 

 

Дуслык күперләре ныгый.

 

 

 

 

 

1 май бәйрәмнәрендә без Самара өлкәсенең Назаровка керәшеннәрен кабул иттек. Аларны без “Тәрле чишмә” дә каршы алдык, Архангел Михаил храмын күрсәттек. Назаровкалыларның “Натукай” ансамбле мәдәният йортыбызда концерт күрсәтте. Аларның һәр чыгышын тамашачылар бик җылы каршы алды. Яңартылган дуслык җепләрен өзмичә, яңадан-яңа очрашулар белән яшәргә язсын.

 

 

 

 

 

 


 

Тукай- сүнмәс йолдыз

26 нчы апрель көнне безнең Республикабызда Шигърият көне, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә исә бу - традициягә әйләнгән бәйрәм көн. Быел да укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. "Иң яхшы шигырь сөйләүче" конкурсында 2 нче сыйныф укучысы Грецкий Георгий җиңүче дип табылды. 6 нчы һәм 8 нче сыйныф укучылары Тукайның "Туган авыл" җырын җырладылар. Кичәне татар теле укытучылары Ильина Елизавета Иван кызы, Степанова Маргарита Николай кызы алып бардылар.
Авыл китапханәсендә Алена Григорьева кечкенәләр өчен «Әкияттә кунакта» үткәрде. Балалар Г.Тукай әкиятләре буенча сорауларга җаваплар бирделәр, китаплар белән таныштылар, бик теләп татарча мультфильмнар карадылар.

 

 

 


 

Олы көн – зур бәйрәм

Олы көн авыл халкының көтеп алынган бәйрәме. Бәйрәмгә әзерлек атна буе бара: йорт тирәләре җыештырыла, өйләр юыла, күкәйләр буяла, кулич , башка тәм-томнар пешерелә. Авылда инде күптәнге традиция: тау башында шимбә кич егетләр таган коралар.
Быел табигать тә бәйрәмчә булды: көн җылы, кояш та язча, ягымлы. Бала –чага бик иртә торып, өйдән-өйгә йөреп күкәй җыйды, авыл яшьләре таган янында бәйрәм итте, һәр йортта диярлек туган-тумачалар, дуслар җыелды.

 

 

 


 

 

 

Чисталык өчен көрәш

Җирләр кардан ачылу белән кыш буена җыелган чүп күренә башлады. Авыл кешеләре өй тирәләрен, капка төпләрен чистарта башлады, һәр оешма үз территориясендә эшне башлап җибәрде. Язгы өмәләргә мәктәп укучылары да беренчеләрдән булып кушылды: мәктәп каршындагы чүп-чарны җыйдылар, һәйкәл янында эшләделәр. Ветераннар Советы рәисе Ильина Л.В. «Тәрле чишмә»дә өмә оештырды. Эле бу эшләр ике ай дәвам итәчәк.

 

 

 


 

 

 

Авыл үзешчәннәре гастрольдә...

Самара өлкәсенең Назаровка авылы белән Федотовка арасында дуслык, туганлык җепләре бик күптәннән килә. Элек-электән ике авыл керәшеннәре бәйрәмнәрдә бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр, киленнәр төшергәннәр. Хәзерге вакытта бу аралашу онытылып бара. Дуслык күперләрен яңадан торгызу максатыннан авылыбызның үзешчән сәнгатендә катнашучылары 7 март көнне Назаровка авылында кунакта булдылар, зур концерт куйдылар. Артистларның һәр чыгышын көчле алкышларга күмделәр хуҗалар,мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында сөйләшеп сүзләр бетмәде. Очрашу бик күңелле узды.

 

 


 

 

 

Авылда бәйрәм

Май чабу атнасының соңгы көне- Кичерешү көне дип атала. Бу көнне авылда бәйрәм оештырдык, нәкъ элеккечә түгел-түгелен, яңачарак, үзебезчәрәк. Никитин Михаил дәдәй атын җигеп килде, аны матурлап бизәп, кыңгырау тактык. Бала-чага, Кыш бабай, Кар кызы авылдашларны бәйрәм белән котлап урам әйләнделәр. Бу вакытта мәдәният йорты каршында яшьләр спорт ярышлары уздырдылар.Чаңгыда иң оста , тиз йөрүчеләр билгеләнде: 1 урын – Григорьев Алеша, 2 нче урын – Ильин Яромир, 3 урын – Васильев Артем. Ике команда арасындагы ярышлар да бик күңелле узды: чаналарда тартып йөрү, капчык белән сугышу, кар йомарлап мишеньга ату, аркан тартышу, гер күтәрү.Соңыннан Кыш бабай катнашучыларга призлар өләште. Ярышлар тәмамлангач өстәлләргә самаварлар , коймаклар, кәнфит-прәнникләр куелды. Теләгән кеше чәй эчте.Карачкы тирәсендә җыр-бию, түгәрәк уеннар дәвам итте. Бәйрәм азагында “Масленица” карачкысы да яндырылды.

 

 

 

 

 

 

 

«Аланлык» ансамбле кунакта

Май чабу атнасына туры китереп Зеленая Роща авылы китапханәчесе Әлфия Хафизова Федотовка авылы үзешчәннәрен кунакка дәште. Авыл башлыгы Павлова Валентина һәм «Аланлык» ансамбле членнары 27 февраль көнне керәшеннәр , аларның гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре турында үткәрелгән кичәдә катнаштылар, «Йөзек салыш» күренеше күрсәттеләр. Китап сөючеләргә Г.Рәхим, К.Булатова китапларыннан шигырьләр укылды. Чәй табыны артында жырлар, биюләр давам ителде.

 

 

 


 

 

Ветераннар белән очрашу

Федотовка авылы җирлегендә ике Бөек Ватан сугышы ветераны яши. 3 класс укучылары, авыл башлыгы Павлова Валентина, Кузьминовка авыл клубы директоры Дегтярева Светлана 24 февральдә аларның өйләрендәбулдылар, Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Чәй өстәле артында укучылар Иван Спиридоновичка сораулар бирделәр, Василий Афанасьевич үзенең 7 еллык солдат хезмәте турында сөйләде.

 

 

 


 

 

 

 

«Туган якка солдат сәламе»

22 февраль көнне Федотовка мәдәният йортында «Туган якка солдат сәламе» дип исемләнгән Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә оештырылды.
Бугенге көндә өч егетебез: Афанасьев Вадим, Иванов Женя, Яфаров Альберт хәрби хезмәттә. Кичәдә аларның хатлары укылды, авылдашларга сәламнәре моңлы җырларга кушылып тапшырылды.Булачак солдатларыбыз «Армия хикмәтләре», «Армиядә экзамен» дигән тамашалар уйнадылар. Степанова Маргарита, Магизян Шагитович, Нина һәм Виталий Федоровлар, «Аланлык» ансамбленең чыгышлары да тамашачылар күңеленә хуш килде.

 

 

 


 

 

 

 

 

 

25 ел үткән

Совет гаскәрләренең Афганистаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган чаралар Федотовка авылы җирлегендә дә уздырылды.
14 февральдә Федотовка мәктәбендә «Батырлык дәресе» узды. Укучылар 9 еллык сугыш турында телдән журнал әзерләделәр.
15 февраль Афганистанда хәрби бурычларын үтәгән авылдашларны котладык.
17 февральдә авыл китапханәсендә укучылар Афганистанда хезмәт иткән Гордеев Николай белән очраштылар. Ул үзенең солдат тормышы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.Китапханәче Григорьева Алена Гордеев Николайны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итте, истәлекле бүләк тапшырды.

 

 

 


 

 

 

 

 

 

Авыл җирлеге башлыгы 2013 нче елда башкарылган эшләргә анализ ясады

2014 елның 28 январь көнне Федотовка мәдәният йортында халык җыены узды. Җыенда Лениногорск муниципаль районы башлыгы Хусаинов Р.Г., шәһәр прокуроры Гринь П.М., мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Санатуллин В.С., Ленин исемендәге җаваплылыгы чикләнгән оешма җитәкчесе Галимов Н.Г., районның төрле оешма вәкилләре катнашты. Авыл башлыгы Павлова В.И. 2013 нче елда башкарылган эшләргә анализ ясады, 2014 нче елга билгеләгән бурычлар, планнар белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Муртазин И.Ф. 2013 нче ел йомгаклары буенча информация җиткерде. Күтәрелгән сораулар протоколга кертелде, алар буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк.

 

 


 

 

Чыршы әйләнәсендә өлкәннәр

60 тан узган әби-бабайларыбыз өчен чыршы бәйрәмнәре уздыру күркәм традициягә әйләнеп бара. Искечә Яңа ел алдыннан быел да әбиләребез, мәдәният йортына бәйрәмгә җыелды. Алар чыршы янында түгәрәк уеннар уйнады, төрле биремнәр үтәп, лотереяда катнаштылар:кызыклы призлар оттылар. Мул итеп әзерләнгән өстәл артында сәйләшеп сүзләре бетмәде, гармунга кушылып җырлашып та утырдылар. Нина һәм Виталий Федоровларның җырлары өлкәннәрне елатты да, юатты да. Кыш бабай белән Кар Кызы да кунакка килде. Бәйрәм бик күңелле узды.

 

 

 

 


 

Соңгы яңарту: 16 гыйнвар 2019, 16:08

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International