ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Президент Мәдәни инициативалар фонды гранты белән хупланган «Халык китабы фестивале» проекты кысаларында, балалар китапханәсендә  2 нче мәктәпнең 4А сыйныф укучылары өчен «Әзербайҗаннар: милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, традицияләр»этно-сәгате үтте.

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгат Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының чираттагы уртак сессиясе узды.

Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 25 апрелендә төнлә һәм иртән томан  көтелә.

Томан вакытында:

23 апрельдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина балчыктан әвәләп ясау буенча мастер-класс оештырды. Чарада социаль хезмәтләр алучыларның гаиләсе катнашты.


23
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Лениногорск мәшгульлек үзәге  эшсез гражданнарны яңадан укыту өчен түбәндәге һөнәрләр исемлеген тәкъдим итә

Эшсез гражданнар игътибарына: Лениногорск шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге түбәндәге һөнәрләр буенча исәптә торучы гражданнар өчен түләүсез укытуга чакыру үткәрә:

В дан С га (В категориясе базасында) машина йөртүчесен яңадан әзерләү;

- «С» дан «Д» га («С» категориясе базасында, 21 яшьтән ким булмаган яшькә таләпләр)яңадан әзерләү ;

- "СЕ" категорияле транспорт чаралары йөртүчесе ( ким дигәндә 12 ай "С" категориясе булу);

Укуга 7 кабинетта (Гагарин ур., 51 йорт) яки 8(85595)50664 телефон номеры буенча язылырга мөмкин, электрон почта: Czn.Leninogorsk@tatar.ru

«Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Әлмәт филиалы хәбәр иткәнчә, 25 апрельдән урман-парк зонасы территориясендә дератизация һәм акарицид эшкәртүләр үткәреләчәк.

Хөрмәтле лениногорскилылар, сездән бу көнне паркта йөрүдән тыелуыгызны, паркларга һәм скверларга барганда җирдән бернәрсә дә алмавыгызны, парктан кайткач, кулларыгызны җентекләп юып, антисептик белән эшкәртүегезне сорыйбыз. Йорт хайваннары турында да кайгыртырга онытмагыз

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

24 апрельдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

24 апрельдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил, яңгыр көтелә.

2024 елның 24 апрелендә 8:30 сәгатьтә мэриянең утырышлар залында район һәм шәһәр Советлары депутатларының берләштерелгән сессиясе узачак.

22 апрельдән 9 майга кадәр Татарстанда «Минем Героем - Минем гаиләм»акциясе узачак

Сез социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгызның тарихлары белән уртаклаша аласыз. Аннары бу язмалар ММЧ сюжетларында һәм яңалыкларда күренәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International