Шушы көннәрдә Сабантуй уза торган мәйданда предприятие-оешма, эшче төркем вәкилләре катнашында бәйрәмгә әзерлек сораулары буенча киңәшмә үтте.
Биредә катнашучылар бүлеп бирелгән эш күләме белән танышты. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов мәйданчыкларда эш башлауны сузмаска, шушы көннәрдә керешергә кушты.
Район Сабан туе Ивановка юлындагы Каенлыкта 1 июльдә, авылларда 2 июльдә узачак.