Лениногорск шәһәре прокуратурасы интернетта барлыкка килгән видео буенча тикшерү үткәрде. Исегезгә төшерәбез: Лениногорск районында сыерларны вәхшиләрчә йөк машинасыннан бушату күренешен төшергән видеоязма Татарстанда резонанс уятты. Агрофирма "Лениногорская" генераль директоры Ирек Ягафаров әйтүенчә, КамАЗ машинасы йөртүче һәм Иске Куак авылында агрофирма бүлекчәсе мөдире эшләреннән алынган. Шулай ук әлеге факт буенча тикшерү эшләре башланган.Тикшерү нәтиҗәсендә, Шәһәр прокуроры җәмгыять җитәкчесенә предписание чыгарды, хәзерге вакытта ул тикшерү стадиясендә.