Лениногорскида Җиңү көне уңаеннан автоузыш узды

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген Лениногорскида Җиңү көненә багышланган автоузыш узды, анда ветераннар, иҗтимагый берләшмә әгъзалары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар катнашты.

Автомобильләр колоннасы ТР ДОСААФның Лениногорск автомәктәбе территориясеннән старт алды һәм шәһәр урамнары буйлап, шәһәр мәктәпләре һәм уку йортлары яныннан үтте. Җиңүнең төп символын-Җиңү Байрагын шәһәр урамнары буйлап йөртү, ветераннарга хөрмәт күрсәтү, шәһәр халкының игътибарын булачак бәйрәмгә җәлеп итү - ТР ДОСААФның Лениногорск автомәктәбе оештырган чараның төп максаты шундый иде.

Автоузышта катнашучылар өчен 2 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашында бәйрәм концерты оештырылды, аннан соң ветераннар һәм МХОдә катнашучылары«Мәңгелек ут»мемориалына  чәчәкләр салалар.

Җыелганнар алдында Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Семенов чыгыш ясады. Барысына да озын гомер, тыныч күк йөзе теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International