Халык игътибарына!!! Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары вакытында гомуми файдаланудагы юлларны вакытлыча ябу турында

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары! "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэрының  карарын үтәү йөзеннән,  хәбәр итәбез: 2024елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан юллар ябылачак:

2024 елның 9 маенда 7:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Ленинград урамы буенча Җиңү парады маршруты буенча (Агадуллин урамыннан Вахитов урамына кадәр), 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәрге чорда Үзәк мәйданда бәйрәм концерты программасы вакытында юллар ябылачак.

Сезне 2023 елның 9 маенда сәфәрегезне планлаштырганда әлеге мәгълүматны игътибарга алуыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International