Лениногорскида «Буыннар бәйләнеше»компьютер күпбәйгесе буенча республика чемпионатының муниципаль этабы узды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

«Биеклек» яшьләр үзәгендә компьютер күпбәйгесе буенча «Буыннар бәйгесе» республика чемпионатының муниципаль этабы узды, анда өч кешедән торган гаилә командалары катнашты.

Чемпионат балалар, аларның ата-аналары һәм өлкән буын гражданнары арасында көндәлек тормышта заманча компьютер технологияләрен үзләштерүне һәм куллануны популярлаштыру; гаиләне, буыннар һәм гаилә кыйммәтләре бәйләнешен ныгыту максатыннан оештырыла. Командаларга цифрлы мохиттә, смартфонда, яндекс эзләү системасында мәгълүмати һәм финанс иминлеген белүне таләп итүче биремнәрне үтәргә кирәк иде. Барлык гаилә командалары чемпионат биремнәрен «бик яхшы»башкардылар. Чемпионат тәмамланганнан соң, Лениногорск СПР бүлекчәсе рәисе Ф.М. Усманова, киеренкелекне бетерү максатыннан, катнашучылар белән  йога үткәрә.
Беренче урында - 8нче мәктәпнең Фәрхетдиновлар гаиләсе, алар Казанга республика этабында катнашырга барачаклар

Икенче һәм өченче урыннарны Гиматдиновлар гаиләсе  һәм Хохловлар гаиләсе  алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International