17 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр системаның барлык китапханәләрендә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узды.
Иске Куак авыл китапханәсе 7,8 сыйныф укучылары белән әлеге темага әңгәмә үткәрде. Чарада балалар өчен Холокостның куркыныч вакыйгалары, ХХ гасырның иң танылган фаҗигаләренең берсе турында сөйләделәр.
Куакбаш авыл китапханәсендә ел саен үткәрелә торган Хәтер атнасы кысаларында Яшьләр һәм яшүсмерләр өчен Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган Хәтер сәгате үткәрелде. Чара барышында катнашучылар башкаруында тематик шигырьләр яңгырады.
Система китапханәләрендә китап күргәзмәләре эшләде.