ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2017 ел
җомга

Шәһәребезнең Үзәк мәйданы бүген матурлыкка чумды. Биредә 11нче сыйныф кызлары гәүдәләренә килешле күлмәкләр, егетләр дә матур костюмнар киеп Чыгарылыш кичәсенә килде.

Ураза гаете иртәгә, 25 июньдә узачак. "Ихлас" мәчетеннән программасын җибәрделәр.

Яфрак азык әзерләргә Федотовкада чыктылар. Алар “Ленино” хуҗалыгы малларына азык әзерләде. Мондый витаминлы азык имән, каен, миләш, тал яфракларыннан әзерләнә. Кыш көне аңа тиңнәр булмый.

Шәһәребездә Хәтер һәм Кайгы көне уңаеннан узган митингта Бөек Ватан сугышына киткән якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү эше буенча зур эш башкарылды – “Лениногорскилыларның Үлемсез полкы” Дан мемориалы ачылды.

 

Әлеге көн уңаеннан, китапханәләр батырлык, истәлек көне үткәрде. Монда төрле яшьтәге кешеләр катнашып, алар белән әңгәмәләр оештырылды.

Ул политехник колледж бинасында узды.

 

 

23 июньдә 16.30 - 19.00 сәгать аралыгында үзәәк мәйданда юллар ябыла. Каядыр барсагыз, маршрутыгызны алдан ук планлаштырыгыз.

Республиканың инвестицион-венчур фондына республиканың промышленноость өлкәсендә сәясәтен тормышка ашыру вәкаләтләре бирелде. Ул әлеге өлкәдәге субъектларга финанс ярдәме күрсәтү аркылы тормышка ашырыла.

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә  «Исток-Башлангыч» үзәге бүлекчәсендә төрле чаралар үтте. Өлкәннәр өчен Хәтер сәгате оештырылды, шигырьләр укылды. 2нче патронаж участогында балигъ булмаганнар өчен патриотик хисләр тәрбисләүче чара узды.

14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү программасы кысаларында, агымдагы елның гыйнварыннан алып 16 июньгә кадәр Лениногорскида 482 яшүсмер вакытлыча мәшгуль.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International