ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2021 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә аязучан болытлы һава көтелә.Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +11..+14, максималь һава температурасы көндез +22..+25˚.