Район башлыгы Рәгать Хөсәенов йөкләмәсе буенча, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, Лениногорскида тукталыш пунктларын дезинфекцияләү башланды. Эшкәртү «Лениногорск район дәүләт ветеринария берләшмәсе»ДБУ көче белән башкарыла.
Шәһәрдә 3 дезинфекция төркеме эшли, алар якын арада 90 тукталыш эшкәртәчәк. Дезинфекция катнашмасы составына актив хлор керә.
Шулай ук паркларны, скверларны һәм кече архитектура формаларын эшкәртү каралган.