Лениногорскиның үзәк китапханәсендә «Хәтерләрдә уелып калган көннәр» дигән китап күргәзмәсе эшли

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

17 март көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлегендә  Бөек Җиңүнең 75  еллыгы уңаеннан «Хәтерләрдә уелып  калган көннәр» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдә китапханә фондында булган, сугыш темасын чагылдырган тарихи һәм әдәби китаплар тәкъдим ителде.  Алар арасында  «Лениногорск - 15 Советлар Союзы героеның туган иле», «Алар илгә җиңү алып кайтты», Ә. Әпсәләмов «Газинур», Ф.Галеевның «Солдат язмышы», Н.Таҗиның «Соңгы фронтовик», Ш. Рәкыйповның «Кызлар-йолдызлар» һәм башка  китаплар урын алды.  Бөек Җиңү  ул  халык йөрәгендә, Ватаныбыз тарихында иң фаҗигале һәм онытылмас вакыйгаларның берсе булып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International