12 мартта Туган якны өйрәнү музеенда музей, Мәдәният сарае һәм Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган «Әби сандыгы хәзинәләре» дигән чара узды.
Чараның максаты-төрле халыкларның халык традицияләрен саклау. Очрашуда өлкән буын хатын – кызлары балаларга рус, татар, мордва, чуаш, әрмән халыкларының борынгы предметлары, баш киемнәре, халык костюмы элементлары, көнкүреш предметлары, музыка кораллары турында сөйләделәр.
" Браво " нәфис сүз студиясе балалары төрле телләрдә шигырьләр башкардылар, милли уеннарда катнаштылар.