Лениногорскида “Аулак өй " тамашасы узды

2020 елның 13 марты, җомга

Мәдәният сараенда  “Аулак өй" тамашасы   узды . Икенче каттагы  фойега мәдәнияткә гашыйк лениногорскилылар җыелды.

Чара "Айсылу"яшүсмерләр театрының чыгышы  белән башланып китте.  Алар тамашачыларга борынгы «Бәби ашы» йоласын тәкъдим иттеләр. "Ак калфак" оешмасы белән берлектә оештырылган  кичә  бик кызыклы һәм эчтәлекле булды. Чара барышында "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова татар халкының бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Әлеге оешма әгъзалары үзләренең кул эшләренә, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр.  Чараны шәһәр башлыгы урынбасары, шулай ук әлеге оешманың әгъзасы  Гөлфирә Рафикованың коймак әзерләү буенча мастер-классы аеруча җанландырды. Бәйрәм кунаклары биредә  пешерелгән кайнар коймак белән сыйландылар. Кичә барышында чара тамашачылары  табышмакларга җавап бирде, милли уеннарда катнашты, җырлады һәм биеде.

Кунаклар  искиткеч атмосферага чумдылар һәм мондый матур,  җылы кичә өчен катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International