29 февральдә «Эрзянка» мордва халык вокаль ансамбле үзенең 35 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу вакыйга уңаеннан Мәдәният йортында бәйрәм концерты узды, ул мордва мәдәниятенең чын бәйрәме булды.
Сәхнәдә мордва телендә күп кенә шигырьләр һәм җырлар яңгырады, юбилярларны Мәдәният идарәсе, Мәдәният сарае, ветераннар һәм шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре котлады. Бәйрәмгә кунаклар - Бөгелмә халык мордва ансамбльләре, Лениногорск мәдәният йорты ансамбльләре килде. Тамашачыларны балалар ансамбле - Вишка лейне чыгышы шатландырды.