3 декабрь көнне АНО «ЦСП «Долголетие»дә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Дусларны кунакка чакырдык» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрделәр. Чарада катнашучылар СССР чорларын искә төшерделәр, ретро-викториналарда катнаштылар.
4 декабрьдә, Яңа ел алдыннан, «Долголетие» Үзәгендә ял итүчеләр белән «Яңа ел кайчан килә!» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Кунаклар әдәби викториналарда, җыр һәм бию бәйгеләрендә катнаштылар.