Көзге Бөтенроссия консультацияләр атнасы барышында бөтен илдән 3,5 меңнән артык күчемсез милек хуҗасы сорауларга җавап алды.
8 октябрьдә торак сату-алу белән бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләрнең Бөтенроссия атнасы кысаларында Татарстан Республикасында яшәүчеләрдә кызыксыну уяткан «кайнар линия» булды. Татарстанлыларның сорауларына Кадастр палатасы һәм Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе экспертлары җавап бирде.
Ведомстволарда йомгак ясадылар һәм торак хуҗалары арасында иң популяр булган сорауларны атадылар.
Чара кысаларында Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм районнарыннан дистәдән артык күчемсез милек хуҗалары сорауларга җавап алдылар. Казан халкы аеруча активлык күрсәтте.