Лениногорскида ЮНАРМИЯ кабинеты ачылды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Укучыларга патриотик тәрбия бирү, гражданлык, патриотизм формалаштыру кысаларында 2019 елның 11 октябрендә 2 нче мәктәптә шәһәрдә беренче Юнармия кабинеты ачылу тантанасы булды.

Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Лениногорск шәһәрендә Юнармия штабы җитәкчесе Илья Мишин һәм Мәгариф идарәсе методисты Гүзәл Миргалиева катнаштылар. Алар балаларны әлеге  вакыйга белән котладылар һәм хәрби эш нигезләрен , Ватан тарихын,  медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнүләрен, патриотик юнәлештәге чаралар үткәрүләрен теләделәр.

Тантаналы өлештән соң 2, 5, 8 нче һәм 12 нче лицейның яшь армиячеләре арасында тарихны белү буенча квест узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International