14 октябрьдә цифрлы телевидениегә күчәбез: 20 көн вакыт калды

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Татарстан 2019 елның 14 октябрендә, «аналог»тан баш тартып, цифрлы телевидениегә күчәчәк. Бу республикада 20 телеканалны (1нче канал, Россия 1+Татарстан ДТРК, Матч ТВ, СТС, Пятница һ.б.) бушлай трансляцияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Күп кенә татарстанлылар цифрлы сигналны кабул итәргә сәләтле заманча телевизорлар сатып алды инде. Мондый телевизор хуҗаларына аларны, әгәр бу элегрәк эшләнмәгән икән, «аналог»тан цифрлы сигналны кабул итү режимына күчерергә кирәк.

Сораулар туган очракта, 8 800 220-20-02 бушлай федераль номерына, (843) 2000-528 номеры буенча Консультацияләр ярдәме үзәгенә шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International