Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов район сайлаучыларына мөрәҗәгать белән чыкты

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле, лениногорскилылар! Якшәмбе, 8 сентябрьдә, без сезнең белән бергә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына алтынчы чакырылыш депутатлар  сайлаячакбыз.  Татарстанда 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау белән бергә, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар узачак. Лениногорск муниципаль районында алар алты участокта 7 округ буенча үтә.  

Сайлау кампаниясе төгәлләнә. Анда катнашучыларның барысына да төрле проблемалар буенча үз позицияңне билгеләү, аларны хәл итү юлларын тәкъдим итү өчен ачык, гадел көндәшлек өчен тигез шартлар тудырылды. Ә сайлаучылар партия һәм кандидатларның программаларын, максатларын, эшләрен һәм казанышларын объектив бәяли алдылар.  

Безнең районда 47 меңнән артыграк шәһәрле һәм 16 мең авыл халкы сайлый алачак. Бары сез – Россия гражданнарыннан – яңа составның нинди булуы бәйле. Мин ышанам, без барыбыз да Дәүләт Советына халыкның ихтыярын үтәргә һәм аның ышанычын акларга, тотрыклылыкны тәэмин итәргә, республика мәнфәгатьләрен яклауда бердәм булырга әзер кешеләр килүен телибез.

Безнең тарафтан эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә диярлек яхшы күрсәткечләр белән зур эш башкарылды,  дип әйтергә була.  Районның үсеш өчен потенциалы бар, үсәр өчен мөмкинлеге бар. Бары бергәләп кенә алдагы гамәлләр планын эшләп, үсеш юлларын табарга мөмкин.

Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезнең җаваплылыгыз, тотрыклы гражданлык позициягезгә ышанып калам. Сайлау участокларына килеп, тавыш бирергә, үз позициягезне чагылдырырга чакырам. Без нинди генә сәяси карашта булсак та, тавыш бирүдә катнашу – һәрберебезнең гражданлык бурычы, илебезгә эчкерсез хисләребезне белдерү, аның киләчәге турында кайгырту. Үз тавышыгызны бирегез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International