16 июль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә А.Алексинның «В стране вечных каникул» әсәре буенча уен-викторина үтте. Анда 1,3нче Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар чакырылган иде.
Иң элек, китапханәчеләр балалар белән А.Алексинның «В стране вечных каникул» әсәреннән аудиоөзек тыңлады. Аннан соң, “Каникуллар иле”нә сәяхәткә чыгып киттеләр. Анда аларны Каникул патшабикәсе каршы алды. Бергәләп алар ребуслар чиште, әлеге әсәр буенча сорауларга җавап бирде.