Лениногорскига WorldSkills флагы киләчәк

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

26 июньдә Лениногорскига WorldSkills флагы киләчәк. Тантаналы чара "Юбилейный" паркында булачак.

Белгәнегезчә,VII “Яшь һөнәрчеләр” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы ябылу тантанасы кысаларында Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнары буйлап үтәчәк WorldSkills флагы эстафетасының финал этабына старт биргәннәр иде. Эстафета республиканың 43 муниципаль районы һәм ике шәһәр округы буенча узачак.

Менә безнең районга да чират килеп җитте. 26 июньдә "Юбилейный" паркында 14.00-15.00 сәгать аралыгында тантаналы чара узачак. Бергәләп каршы алыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International