Мәйданга җыелган халык рәхәтләнеп ял итте. Сабантуй милли уеннар, җыр-биюләр, котлаулар белән үрелеп барды.
Һәр елдагыча Сарабиккол сабантуен оештыручылар бәйрәмне зур тырышлык белән әзерләгән,спонсорлар да бик юмарт, гелдәгечә бүләкләрне мулдан өләште. Эстрада йолдызлары Габделфат Сафин, Резеда Шәрәфиева, Равиль Галиевның чыгышлары бәйрәмгә тагын да күтәренке кәеф, ямь өстәде.