Лениногорскиның белем бирү оешмаларына зур тикшерү килде

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорскида республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова рәислегендә тикшерү эшләрен оештыру эшләренә кагылышлы киңәшмә үтте, дип хәбәр итә ведомство сайты.

Ул планлы тикшерү.

Ноябрь аенда район һәм шәһәрдә 104 оешма тикшереләчәк.

3 урта һөнәри белем бирү йорты өч сорау буенча тикшереләчәк: белем сыйфатына дәүләт контроле, белем бирү өлкәсендәге дәүләт күзәтүе һәм  лицензия таләпләренең үтәлеше буенча.

53 балалар бакчасын  белем бирү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча тикшерү көтә.

33 мәктәпне: белем сыйфаты һәм  белем бирү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча тикшерәчәкләр.

1 мәктәпне белем бирү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча тикшерәчәкләр.

10 өстәмә белем бирү учреждениесен белем бирү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге һәм лицензия таләпләренең үтәлеше буенча тикшерәләр.

2 белем бирү оешмасын - лицензия таләпләренең үтәлеше сораулары буенча.

Шулай ук башкарма комитет һәм район Мәгариф идарәсе  тикшереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International